- 7.29 MB
- 03:11
- 320 kbps
- 17.08.2026
Очам SAIAR, Пискунов
Текст песни:
Мин очам
Җир өстеннән бер комета
Кисеп үтәм болытларны
Аста таулар кебек гетто
Минем алда үз орбитам
Вакуум һәм тынлык
Мин сындырам вакытымны
Һәрбер иртән торып
Аста калды бетон
Яшеллекне баскан көч
Һәрбер иртә бер үк анонс
Һәрбер кичен- бер үк төш
Гөрләвекләр аша артта
Кала реверберация
Ә мин очам,тамырларым
Онытмаган гравитация
Бу бит ялган матрица
Пиксель хәрәкәтләр
Кояш дисплей урынына
Күз кабагы сыман пәрдә
Әйдә иртән уянып бер
Каршы алыйк яңа көнне
Без төзәтербез барсында
Әлегә йом күзлэреңне
Калын пәрдә артында
Саф һаваның исе
Өр-яңадан яңгыр явып
Кабат юар битләреңне
Ишетәсеңме
Бу дөньяның тавышы
Ә мин очам алга таба
Язмышыма каршы
Очам
Канатларым булмаса да
Яраларым канаса да
Канатларым булмаса да
Мин очам биеклеккә
Очам
Канатларым булмаса да
Каршы җилләр очраса да
Канатларым булмаса да
Мин очам биеклеккә
Нәрсә алда минем барыбер
Язмыш белән бергә-бер
Мин адашсам бу юлымда
Йолдыз минем ориентир
Һәрбер адым монда сюжет
Һәрбер сулыш - бәхет билет
Мин егылдым ничә тапкыр
Ничә тапкыр бастым кире
Мин бит үзем кире
Бу кирелек кайчак плюс
Алтыннан да кыйммәтлерәк
Бер тапкыр юк дигән сүз
Алар көтә миннән хата
Ә мин көтәм яңа фарсат
Хаклы булса да юлым
Уңышлы көн бәлки фак ап
Менәсен,эзлисен,табасын
Эзләп - югалтасын
Бер югалып юкка чыккач
Син яңадан кабынасың
Мин югалган идем
Табыр өчен үз-үземне
Ә мин хәзер кайтам
Булыр өчен номер бер
Минем гомерем
Гамәл бөртеге
Язмышым минем кызыл җепләрдән
Үрелгән кебек
Ва-банк адым ,соңгы сулыш
Һаман шул ук тәвәккәлче
Мин үземне югалтмадым
Сәйяр,димәк сәяхәтче
Очам
Канатларым булмаса да
Яраларым канаса да
Канатларым булмаса да
Мин очам биеклеккә
Очам
Канатларым булмаса да
Каршы җилләр очраса да
Канатларым булмаса да
Мин очам биеклеккә
Очам
Канатларым булмаса да
Каршы җилләр очраса да
Канатларым булмаса да
Мин очам биеклеккә